Логотип
Яңалыклар

​«Халык контроле»нә ышаныч арта


Быел әлеге системага килгән мөрәҗәгатьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 27 процентка арткан. Димәк, югарыдагылар халык авазын ишетә.  

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә багышланган утырыш вакытында Россия президенты Владимир Путинга да «Халык контроле» системасы  тәкъдим ителде. Ул халык мөрәҗәгатьләре өчен иң нәтиҗәле интернет-мәйдан дип бәяләнеп, бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату бурычы куелды. Татарстанда халык контроле инде җиденче ел эшли. Системада 60 мең кулланучы теркәлгән. Көн саен 263 мөрәҗәгать килә. Быелның беренче ярты еллыгында 39 меңнән артык халык гозере килгән. Аларның 28 меңе хәл ителгән.  

Дөрес, килгән мөрәҗәгатьләрнең 32 проценты кире кагылган. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Татарстан Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Илнур Зарипов моның сәбәбен хаттагы фотоларның сыйфаты начар булуы, шул ук проблеманың икенче кат җибәрелүе яки бер хатта  берничә тема күтәрелүе белән аңлатты. Аның сүзләренчә, системага дәгъвалар җибәрү буенча республика шәһәрләре актив. Ә менә Теләче, Кайбыч, Әтнә, Апас, Спас районнарыннан мөрәҗәгатьләр бик сирәк килә икән. Моны Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская мәсьәләләрнең урыннарда ук хәл ителүе белән аңлатты. Халыкны борчыган иң көнүзәк проблемалар төзекләндерү, юллар, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәләренә кагылышлы. Шулай ук законсыз алкоголь сату буенча мөрәҗәгатьләр дә еш килә.  

Системада яңа бүлекләр дә булдырылган. Хәзер цифрлы телевидение, диспансеризация, социаль куркыныч хәлдә яшәгән гаиләләр буенча да мөрәҗәгатьләр җибәрергә була. Сәрия Сабурская белдерүенчә, килгән мөрәҗәгатьләрнең 71 проценты уңай хәл ителә. Дөрес, кайберләрен үтәү өчен берничә ел да таләп ителә. Бигрәк тә, юллар буенча. Бу финанслау белән бәйле дип аңлатты вәкаләтле вәкил.  

Килгән хатлардагы проблемаларны вакытында хәл итүне контрольдә тоту өчен тикшерү органнары хезмәткәрләре дә ярдәм итәчәк. Бу уңайдан прокуратура белән килешү төзелгән. Димәк, эшләрбез дип буш вәгъдәләр биргәнче, җирлектәге җитәкчеләргә  йөз тапкыр уйларга кирәк булачак.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур язма!...Бар икэн эле егетлэрнен асыллары!Аллага шокер!Рэхмэт,Ришат!Бэхетле булыгыз,Элфия!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Елап беттем...Бэхетле булыгыз, Элфия! Язмышлардан узмыш юк , дилэр.Ходай узе Ришатны сезнен юлга чыгарган..

      Хәзер укыйлар