Логотип
Яңалыклар

Хафиз Миргалимов: "Сайлаулар актив уза, әмма кимчелекләр дә бар"

КПРФ Татарстан Республикасы комитетының беренче секретаре Хафиз Миргалимов:

«Сайлауларда кем генә җиңсә дә, аның алдында илне тирән икътисади кризистан чыгару бурычы тора. Үз чиратыбызда, без дә бу усайлауларга ныклап әзерләндек. Штабта 15 кеше. Кандидатыбыз Павел Грудинин үзе дә Казанга килеп, сайлаучылар белән очрашулар үткәрде. Районнарга, шәһәрләргә чыктык.
1760 сайлау участогында үз күзәтүчеләребез эшли. Мин монда килгәнче, ун сайлау участогында булырга өлгердем. Барысы да ал да-гөл генә уза дип әйтеп булмый. Кайбер участокларда сайлау комиссяисе әгъзалары урналардан бик ерак утыра. Азнакайда, мәсәлән, урнаның авызын киңәйтү очрагына тап булдык. Камераларның куелышы белән дә проблемалар бар, йә алар дөрес почмакны күрсәтми яисә артык ерак куелган. Шунысын әйтергә кирәк, Үзәк сайлау комиссиясе һәрбер гаризабызга тиз һәм уңай җавап бирде. Барыбыз да сайлаулар узсын һәм дөрес узсын дип тырыша».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар