Логотип
Яңалыклар

​КФУ чит илләрдә филиаллар ачарга планлаштыра

«Казан федераль университеты чит ил рейтингларында позицияләрен күтәрә», – дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында ректоры Илшат Гафуров. 

Университет узган ел Times Higher Education бөтендөнья рейтингында 101 нче позициягә күтәрелә. Бу – Россия вузлары арасында беренче урын дигән сүз. КФУ популярлаша. Ул чит илләрдә, аерым алганда Үзбәкстан, Корея, Кытайда филиалларын ачарга планлаштыра. «Быел әлеге эш белән шөгыльләнәчәкбез», – дип хәбәр итте Илшат Гафуров. 

«Кабул итү кампаниясе дә уңышлы узды», – дип белдерде ректор. Бюджет урыннарына 5 мең студент кабул ителгән. Түләп укучылар да күбәйгән. Алар хәзер 13 меңгә җиткән. Узган ел белән чагыштырганда, 2 мең урынга арткан. Проректор Марат Сафиуллин белдерүенчә, чит ил студентларын укыту буенча КФУ илдә икенче урынга чыккан. Ул Россия халыклар дуслыгы университетыннан гына калыша. Бүгенге көндә Казан вузында 7 мең студент укый. «Бу – мөһим күрсәткеч, димәк, безне беләләр, безне сайлыйлар», – диде Марат Сафиуллин. 

Университетта укытучылар составының хезмәт хакы да арткан. Хәзер ул 70 мең сум тирәсе. Ректор, проректорның айлык түләүләре бу исәпкә кертелмәгән. Шушы көннәрдә генә ассистентларның хезмәт хакының база өлешен 6% ка арттырганнар. 

Фото: https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    В.Ульянов-Ленин исемендәге КФУ белән М.Җәлил исемендәге Академия театры чит илләрдә дәрәҗәләрен күтәрде, хәзер Татарстанда да күтәрәсе иде.

    Хәзер укыйлар