Логотип
Яңалыклар

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм сәламәтлек саклау министры тыңлый сезне! 

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Аппаратында (Казан, К. Маркс ур; 61 нче йорт) Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республиканың сәламәтлек саклау министры катнашында медицинага кагылышлы сораулар белән гражданнарны тематик кабул итү үткәрелә. 

Кабул итүгә язылу өчен телефон (843) 236-41-80. 

Шулай ук республика районнарында яшәүчеләрнең сәламәтлек саклау министрына һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурскаяга һәм Марат Садыйковка медицина темасына кагылышлы сораулар бирергә теләүчеләрнең (843) 236-41-80 телефоны аша алдан ук язылып куюы һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килүе сорала. 

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенче вәкаләтлегә 2018 елда медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле, шулай ук сәламәтлек саклау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы 168 мөрәҗәгать кабул ителгән. 2019 елның җиде ае эчендә андый мөрәҗәгатьләр 278 гә җиткән. Күпсанлы мөрәҗәгатьләр ТР ГИС «Халык контроле»нең «Поликлиникалар һәм больницалар» категориясенә туры килә, агымдагы елның сигез аенда 970 тән артык заявка булып, аны 1568 кулланучы хуплаган.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар