Кем җиңәр: чын футболчылармы, әллә халыкмы?

Футбол яратучы ике тәвәккәл егет – Эдуард Әхмәдов белән Никита Якушов быел җәй, «Безнең илдә футбол барлыгын барыбер раслаячакбыз!», – дип, «Халык командасы» дигән проект башлаган: гади халыкны футбол буенча Россия җыелма командасына каршы уйнарга чакыралар алар.

Егетләрнең бу видеомөрәҗәгатен бер атна эчендә 7 миллион кеше карый! Социаль челтәрләрдә аларны хатка күмәләр! Эдуард белән Никитаның үзләре өчен дә көтелмәгән хәл була бу.

Инде проект бик зур вакыйгага әйләнергә тора. Әлегә сайлап алу турлары бара. Аның беренчесе Волгоград шәһәрендә узган. Һәм анда 200ләп кеше катнашкан! Экспертлар төркеме иң яхшы 22 футболчыны сайлап алган – алар халык җыелма командасында уйнаячак кандидатлар исемлегенә кергән. Экспертларның берсе – атаклы тренер Равиль Сабитов: «Футбол кырына чыккан егетләрнең күзләре янып, очкынланып тора. Сөендем! Мондый хәл зур спортта нигәдер соңгы вакыт күренми», – дигән.

«Халык командасы» бу көннәрдә Казанга да килеп җитте: проектта катнашырга теләк белдерүчеләр арасында казанлылар да шактый. 14-16 октябрь көннәрендә сайлап алу турлары Татарстанның башкаласында, «Трудовые резервы» стадионында узачак. 14 яше тулган һәркем үзенең осталыгын, җитезлеген күрсәтә алачак.

«Кечкенәдән туп тибәргә яратып, футбол белән чын-чынлап мавыгып та, зур спортка кереп китә алмаган егетләргә үзләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бу!» – диләр проект авторлары. Футбол буенча Россия җыелма командасының уены аларга түләнгән хезмәт хакына тәңгәл килми дип саный алар. «Ил данын якларлык талантлар исә бездә, һичшиксез, бар», – ди Никита белән Эдуард.

Ә җыелма команда – профессиональләр яңа проект турында ни диләр? «Алар безнең белән уйнарга каршы түгел», – ди егетләр.

Сайлап алу турлары унга якын шәһәрдә узарга тиеш. Февраль ахыры-март башында беренче тренировкалар башланыр дип көтелә. Калганын – киләчәк күрсәтер! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8976
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9062
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4781
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6014
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан