Логотип
Яңалыклар

Казанның яңа мәчете кем исемен йөртәчәк?

Казанның Авиатөзелеш районында яңа мәчеткә нигез салынды. 

Казанның Авиатөзелеш районында яңа мәчеткә нигез салынды. 

Төзелеш эшләре башланыр алдыннан, ул эшләр уңышлы гына барсын дип, Авиатөзелеш районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, булачак мәчетнең имамы Мөхәммәд хәзрәт Аюпов һәм 12 нче шәһәр хастаханәсенең элеккеге баш табибы Тәүфыйк Сафин бергәләп дога кылдылар. Яңа мәчетнең төзелешен нәкъ менә элеккеге баш табиб Тәүфыйк Сафин башлап йөри дә һәм булачак мәчет тә  аның исеме белән «Тәүфыйк» дип аталачак. 

«Тәүфыйк» мәчетенең гомуми мәйданы 263 кв. метр булачак. Ике катлы бу мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт заллары, дин дәресләре өчен ике бүлмә һәм тәхәрәт бүлмәсе булыр дип көтелә.

Казанның бу яңа мәчете 2022 елда төзелеп бетерелер дип планлаштырыла. 

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар