Логотип
Яңалыклар

Казанның Ревматология үзәге җитәкчесе: Авырулардан рәхәтләнеп татарча сорыйбыз без

“Шәфкать туташларын, табибларны эшкә алган вакытта, ике телдә дә камил сөйләшә торган белгеч килсә, бик сөенәм”, - дип белдерде 7 нче шәһәр хастаханәсенең Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш, татар табиблары татар телен саклауга өлеш кертә алыр идеме, дигән темага уй-фикерләре белән уртаклашты. “Мин бу теманы бик яратам. Әгәр мөмкинлегем булса, табибларны җыеп, татарча рәхәтләндереп сөйләшерлек итеп өйрәтер идем. Шәфкать туташларын, табибларны эшкә алган вакытта, ике телдә сөйләшә торган белгеч килсә, бик сөенәм. Авыруларның да беренче тапкыр авылдан чыгып киткәне, беренче тапкыр калтыранып табибка килгәннәре була. Әле русча әйтәсе сүзеңне дә онытырга мөмкинсең. Шуңа күрә авырулардан рәхәтләнеп татарча сорыйбыз. Әгәр авыру тарихын татарча язарга кирәк булса, татарча да языр идек”, - дип белдерде Равия Мухина.

Табиб үзәктә 25 ел буе эшли торган "Ак чәчәкләр" ансамбле булуы турында да әйтте. “Татар сәнгатен тагын да күтәрү максатыннан эшләнелгән эш ул. Шул ук вакытта башка милләт вәкилләре дә бар. Төрле милли киемнәр киеп, урысы да, мари, удмурты да җырлый. Тәслимә Низаминың, Азат Хөсәеновның иҗат кичәсендә чыгыш ясадык”, - дип белдерде Равия Мухина.

Ревматология үзәге җитәкчесе үзенең 8 еллык татар мәктәбендә укыганын сөйләп үтте. “Безнең класс җитәкчесе татар теле укытучысы иде. Өйдә дә һәрвакыт татарча сөйләштек. Мәктәптә татарча газеталар чыгарып, татар язучыларының спектакльләрен куеп йөрдек. Медицина көллиятенә килгәч, сыйныф җитәкчебез Татьяна Богоявлинская иде. “Нәрсә эшлисегез килә” дигәч, безнең татар язучылары турында стенд төзисе килә, дидем. Шул вакытта мин Гомәр Бәширов белән Габдрахман Әпсәләмовка киттем. Габдрахман Әпсәләмовның бүлмәсендә утырганымны әле дә хәтерлим. Иң кадерле кунак кебек каршы алган иде...” – дип хатирәләрен яңартты әңгәмәдәш.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/16/150405/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар