Казанның 81 яшьлек физигы Равил Насыйров Беренче каналда чыгыш ясады

Казаннан 81 яшьлек физик Равил Насыйр улы Насыйров Беренче каналда бара торган "Старше всех!" тапшыруыда катнашкан. Аның чыгышын телеэкраннардан кичә, ягъни 26 ноябрьдә, карарга мөмкин иде.

Равил Насыйров билгеләп үткәнчә, ул үзе уйлап тапкан эшләнмәләрен Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә генә түгел, ә чит илләрдә дә күрсәтә. Мисал өчен, физик Германия, Польшада чыгыш ясаган. Ул шулай ук "Могҗизалар йорты" ачарга хыяллануын да әйтте.

"Бу минем зур хыялым. Иң-иң булган уйлап табуларны берләштереп, балаларга күрсәтәсе иде", - ди ул.

Тапшыруның алып баручысы Максим Галкин исә бу мөрәҗәгатьне Казан җитәкчелеге ишетер, дигән теләктә калды. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153152/

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...