Логотип
Яңалыклар

Казанлылар кан тапшырды

Казанның бер күңел ачу үзәге янындагы мәйданда һәр теләгән кеше кан тапшыра алды. Биредә килеп туктаган махсус мобиль комплекс янында иртәдән үк шактый кеше тезелгән иде. Әлеге чараны оештыруда “Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары да катнашкан. Чиратта торган арада халык күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнашты, җанлы музыка ритмнарына хәрәкәтләнде,  кайберсе хәтта сәхнәгә менеп биеде, җырлады да.

14 июнь көнне Бөтендөнья донор көне билгеләп үтелә. Казанда шәһәркүләм акцияне бераз иртәрәк уздырырга булганнар. Әлеге чара – “Президент белән бергә” хәрәкәтенең чираттагы инициативасы.

- Хәрәкәт активистлары мондый чараларны беренче генә тапкыр оештырмый. Шул исәптән без күп кенә хәйрия, социаль мөһим акцияләр уздырдык. Бүген һәр татарстанлы бирегә килеп “Мин-Донор” проектына үз өлешен кертә ала. Моның өчен берничә шарт үтәлүе генә кирәк иде – кан бирүче үзе белән паспорт алырга, аңа 18 яшь тулган булырга тиеш, - дип сөйләде “Мин - ТР доноры” проекты җитәкчесе, “Президент белән бергә” хәрәкәте әгъзасы Марат Исмәгыйлов.

Мобиль станция — стационардагы кебек үк кан тапшыру өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган комплекс. Татарстанда ул 2009 елдан бирле эшли һәм Татарстанның барлык районнарын колачлый. Кан алучы шәфкать туташлары сүзләренчә, машина бер дә эшсез тормый: төрле предприятиеләрдә һәм оешмаларда бик еш булалар икән.  Кечкенә генә “бүлмә”ләрдә кан тапшырырга килүчеләр башта табиб тикшеренүе уза, анализлар бирә һәм шуннан соң гына чикләүләр булмаса, алардан кан алына. Барлыгы исә бүгенге акциядә 100гә якын кеше донор булыр дип ниятләнгән иде.

Кан тапшырырга килүчеләрнең күбесе яшьләр, нигездә, студентлар булды. Күбесе өчен бу - беренче донорлык тәҗрибәсе. Әмма араларында балалары, оныклары белән килгән өлкән кешеләр дә бар иде. Шул рәвешле алар үз үрнәкләрендә үсеп килүче буынны да тәрбиялиләр.

- Мин үз гомеремдә бүген беренче тапкыр кан тапшырам. Дусларым бу бик куркыныч дип, кисәтеп куйган иде. Әмма барысы да бик әйбәт узды. Кан тапшыргач хәтта үз-үземне тагын да яхшырак хис итә башладым, кәефләр күтәрелеп китте.  Акцияне оештыручылар күңел ачу чараларын да кайгырткан бит. Дусларым белән рәхәтләнеп аралашабыз, бу көн истә калсын өчен фотобудкада фотога да төштек, өстәвенә бүләкләр дә бирделәр. Кан биреп карарга теләк инде күптән бар иде, әмма моңа кадәр бу шүрләтә иде. Моннан соң барлык акцияләрдә катнашырга ниятлим, - дип сөйләде Икътисад, идарә һәм хокук институтында белем алучы Расил Гәрәев.

Һәр кан бирүчегә йөрәк формасындагы шарлар өләштеләр, шулай ук алар йөрәкле сувенир брелоклар иясе булды. Һәм инде,әлбәттә, алар өчен чып-чын бәйрәм мохитенә чумып, өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45294-kazanlyilar-kan-tapshyirdyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар