Логотип
Яңалыклар

Казанлы егет сөйгәненә мәхәббәтен сайлау участогында аңлаткан

Бүгенге көн 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булды.

Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете бүген сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.



Настя – Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.

“Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю”, - дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов.



Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Бүген аларның очрашып йөрүләренә ике ел.

«Без тулай торакта бер катта яшәдек, бер-беребезне күреп ошаттык. Шуннан соң дуслашып йөри башладык», – дип сөйли Анастасия.
Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә. Диплом алгач, туй ясарга җыенасызмы, дип сорагач, кыз әле егетнең армиягә барып кайтасы барлыгына ишарәләгән.

чыганак - http://tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар