Логотип
Яңалыклар

Казанга тарихчылар килә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2015 елның 29-30 октябрендә туган як тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын үткәрә. Анда Россиянең 41 төбәгеннән килгән 150 ләп делегат катнашыр дип көтелә. Җыен барышында Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих һәм Энциклопедия институтлары галимнәре катнашында түгәрәк өстәл; Башкортстанның Чакмагыш районы сәнгать осталары катнашында Башкортстан галиме Касыйм Йосыповның туган ягына багышланган алты китабын һәм Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» китабын тәкъдим итү кичәләре узачак. Делегатларны «Казанның 1000 еллыгы» музее һәм Казан белән таныштырачаклар. Бу җыен «Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте»е оештыруның беренче этабы вазыйфасын да башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар