Казанда, 7-8 ноябрь көннәрендә яшь аш-су осталарының Юныс Әхмәтҗанов исемендәге VI халыкара турниры узачак.
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге бу турнир нинди турнир соң? Яшь аш-су осталары өчен шактый зур вакыйга ул: алар монда үзләренең инде нәрсәләргә өйрәнгәннәрен күрсәтә алалар. Novikov School да белем алу, «Robot Coupe»дан профессиональ миксер оту кебек мөмкинлекләре дә бар. Әмма иң мөһиме – алар үзләре уйлап тапкан уникаль ризыкларны Казанның иң яхшы шеф-поварлары ярдәмендә тагын да камилләштерә алалар.
Быел оештыру комитеты Мәскәү, Астана, Алматы, Санкт-Петербург, Калининград, Казан һәм башка зур шәһәрләрдән, Байлар Сабасыннан килгән 427 гариза белән танышып чыкты. Икенче турга 32 гариза гына узды. Ә финалда 8 иң көчле яшь аш-су остасы гына катнашачак.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнир бик әһәмиятле, чөнки монда яшь белгечләрнең талантларын ачу, бу һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү, яхшы кадрлар әзерләү өчен бөтен шартлар тудырыла. Шул ук вакытта турнир аш-су белән бәйле традицияләрне дә саклый, – дип билгеләп узды.
Ә Казан шәһәре һәм Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов:
– Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнир – безнең төбәктә кунакчыллык индустриясен һәм кулинарияне аерым өлкә буларак үстерү юнәлешендә алып барган эшебезнең аерылгысыз өлеше. Казан шәһәре һәм Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе үзебезнең җитештерүчеләргә һәм кече бизнес вәкилләренә ярдәм йөзеннән мондый чараларны даими үткәреп тора, – дип ассызыклады.
Быел финалистлар арасында Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Лобня шәһәрләреннән, Байлар Сабасыннан вәкилләр һәм Казакъстаннан килгән ике яшь аш-су остасы бар.
Турнирның финалы 7 ноябрь көнне Иске татар бистәсендә узачак. Финалга чыгучылар үзләре уйлап тапкан ризыкларны республиканың иң күренекле шеф-поварларыннан торган жюрига тәкъдим итәчәкләр, аларга кухняда үзләренең бар осталыкларын күрсәтергә тырышачаклар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 8 ноябрь көнне Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак. Чарада катнаша алмаучылар ВКонтакте социаль челтәрендәге группа аша аның онлайн-трансляциясен карый алачак.
Атаклы шеф-поварларның мастер-классларында һәм турнирның башка чараларында теләгән һәркем катнаша ала. Барысы да бушлай: тамашачы булып теркәлү узу гына кирәк.
Турнирны Татарстан Республикасы хөкүмәте, Казан шәһәр мэриясе ярдәмендә
Казан шәһәре һәм Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе һәм Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк