Казанда туып-үскән язучы 2 миллион сумлык премиягә лаек булган!

Казанда туып-үскән Гүзәл Яхина үзенең «Зөлайха күзләрен ача» романы белән «XXI гасыр» номинациясендә «Ясная Поляна» әдәби премия лауреаты булган.
Статуэтка белән дипломны лауреатка Россия Федерациясенең мәдәният министры Владимир Мединский үзе тапшырган.Чыгышы белән Казаннан булган якташыбыз үзенең дебют романында кулак исеме күтәреп читкә сөрелгән татар халкын, үткән гасырның авыр 30нчы еллары чорын тасвирлый. Әсәрдә төп геройның - гади татар авылы хатыны Зөлайханың да, башка бик күпләр кебек үк Себергә сөрелүе, шунда бик авыр шартларда көн күрергә, ничек тә җан асрарга тырышуы сурәтләнә.
Әлеге романы белән Гүзәл Яхина «Большая книга» һәм «Русский Букер» әдәби премияләр финалистлары арасына да чыкккан. Ә иң сөендергәне, якташыбызга акчалата 2 миллион сумлык бүләк тә ясаганнар!
«XXI гасыр» номинациясенең миллион сумлык приз фонды шулай ук финалистлар арасында бүленәчәк. Бу исемлектә Яхинадан кала Александр Григоренко, Борис Евсеев, Данила Зайцев, Радецкая Елена һәм Роман Сенчин кебек исемнәр бар.
сылтама: http://matbugat.ru/news/?id=12936
Ә Гүзәл Яхинаны укучыбызга беренчеләрдән булып "Сөембикә" журналы ачкан иде. Аның белән интервьюны биредә укый аласыз: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=1007
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.