Логотип
Яңалыклар

Казанда тележурналист Алексей Кулешов вафат

39 яшьлек Алексей Кулешов узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булган.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат. Бу турыда "Татар-информ"га мәрхүмнең "Эфир" телекомпаниясендәге хезмәттәшләре сөйләде.

"Алексей узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булды. Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк", – дип әйттеләр агентлыкка.

Алексей Кулешов пневмония – үпкә ялкынсынуыннан үлгән, дип фаразлана.

Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Башта ул Яшел Үзән телевидениесендә, аннары "СТС"-Казань" каналында яңалыклар хезмәтендә, Татарстанның Экология министрлыгында "Альтернатива" телестудиясендә хәбәрче булып эшли.

"Эфир" телеканалында 2003 елдан бирле эшли. Биредәге эшчәнлеген Алексей Кулешов яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып башлый. Аннары "Город" һәм "Тема" тапшыруларын алып бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар