Логотип
Яңалыклар

Казанда техник сәнгать фестивале узачак

Сәнгатьнең төрле төрләре булуын беләбез: сынлы сәнгать, театр сәнгате, музыка сәнгате. Техник сәнгать – заманча юнәлешнең бер төре. Түгәрәкләр хәрәкәте проекты илебездә менә шушы төр сәнгатьне киңрәк җәелдерү максатыннан уйлап табылган да инде.

«RUKAMI» дип аталган әлеге проектның максаты – балаларны һәм яшьләрне техник сәнгатьтә тарту, мейкерлык һәм түгәрәкләрдә үз проектларын булдыру эшенә җәлеп итү.

Быел, 14-16 июньдә Казада шушы уңайдан «RUKAMI» фестивале узачак.

Идеяләр һәм техник сәнгать фестивалендә 400 дән артык мәктәп укучысы, шул исәптән «Юный техник» оешмасына йөрүчеләр һәм Талантлар Университеты олимпиадасында җиңүчеләре дә катнашачак. Монда төрле роботлар, яңа технологияләр тәкъдим ителәчәк, кызыклы мастер-класслар, мавыктыргыч дәресләр узачак. Әле соңыннан шоу да күрсәтәчәкләр.

Фестивальгә килгәннәрнең берсе дә буш кул кайтып китмәчәяк, аларга төрле кечкенә генә бүләкләр әзерләнә, дип белдерде фестивальне оештыручылар.

 

Керү бушлай. Уздыру урыны: Казан шәһәренең Оренбург трактындагы «Казан ярминкәсе» күргәзмә залы.

Уздыру вакыты: 14-16 июнь, 2019 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар