Казанда Сталинград янындагы сугышта җиңүнең 75 еллыгына багышланган митинг-концерт узды

“Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!”, диде мәгариф министры үз котлавында.

(Казань, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген бөтен ил буенча "Россия минем йөрәгемдә" (#Россиявмоемсердце) хэштегы белән митинг-концертлар узды. Ул Сталинград янында Кызыл Армиянең фашистлар гаскәрен тар-мар итүнең 75 еллыгына багышланды. 

Казанда митинг-концерт 11 сәгатьтә Мәңгелек утка чәчәкләр куюдан башланды.

ТАССРның 700 меңнән артык улы һәм кызы үзләре теләп фронтка киткән. Һәр икенчесе сугыштан кайтмаган. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер Сталинградны яклап сугышканда һәлак булган. Ветераннар, республика җитәкчелеге, көч структуралары һәм армия вәкилләре, курсантлар һәм яшь армиячеләр, шәһәр халкы һәм Казан кунаклары геройларның истәлеген хөрмәтләү өчен чиратка басты.

Беренче булып Татарстан Премьер-министры урынбасары, республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүз алды.

Ул 200 тәүлек һәр урам, йорт, җир кишәрлеге өчен туктаусыз сугышта бирешмәгән Сталинград сакчыларының ныклыгын искәртте.

Министр тыл хезмәтчәннәренең, шул исәптән Татарстан халкының бу җиңүгә зур өлеш кертүләре турында сөйләде.

“Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!”, дип тәмамлады котлавын Рафис Борһанов.

Митинг-концертта катнашучыларны истәлекле дата белән Советлар Союзы Герое – татарстанлы Борис Кузнецов котлады. “Мин безнең халыкның һәм безнең Кораллы көчләрнең Бөек Җиңүенә ышанам”, - дип билгеләп үтте ул һәм ветераннарның бүген дә сафта, яшьләр белән хатирәләрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашуын әйтеп узды.

“Без – яшь буын, тарихыбызны беләбез, бабайларыбыз сугышканын хәтерлибез. Без, антка тугры калып, халык һәм Ватан алдындагы хәрби бурычыбызны һәрвакыт үтәргә әзербез”, - дип раслады офицер сүзләрен Казан югары хәрби команда училищесы курсанты Михаил Логачев.

Котлаулар арасында сугыш еллары музыкасы яңгырады. Бу җырларның сүзләрен кешеләрнең хәтерләве һәм кушылып җырлавы аеруча әһәмияткә ия.

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8618
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8885
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8713
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4335
    4
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июль 2021 - 18:22
    Без имени
    Мене шулай кысылып купме бала бехетсез шул.Узебезнен баштан утте
    Кемнәрдән бәйләтим яраны?
  • 25 июль 2021 - 19:20
    Без имени
    Ай, рәхмәт яугырлары!!!!! бик тә нык сөендем бала өчен! Нянечкага рәхмәт!!! Йөрәкләренә, бәгырьләренә үтә торган итеп аңлатып әйтә белгәне өчен! Аллаһы Тәгалә аның аша, ир белән хатынга туры юл күрсәткән, гомерлек үкенечкә юл куймаган.
    Өч кенә көнгә...
  • 24 июль 2021 - 15:57
    Без имени
    Уф.... Йорэккэемне....
    Өч кенә көнгә...
  • 26 июль 2021 - 14:07
    Без имени
    Нәкъ шулай . Тик партнер бер генә булырга тиеш , югыйсә , хатын - кыз үзенең тәнендәге җепселләрен башкаларга таратып , үзе авыру булып калачак .
    ​Назлану өчен алты медицина сәбәбе
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан