Казанда «Сәнгатьләр төне» акциясе уздырыла

3 ноябрьдә Казанда «Сәнгатьләр төне»/«Ночь искусств» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Аның кысаларында берьюлы берничә мәйданда төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, иҗади очрашулар, квестлар һ.б. мәдәни чаралар оештыру ниятләнә.
Аерым алганда, бу көнне Татарстан Республикасының Милли музее ишекләре 10.00дән 22.00гә кадәр ачык була. Музейга килүчеләрнең күңелен башкаланың җыр һәм бию коллективлары күрәчәк. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы педагогларының күнчелек сәнгатенә багышланган «Милли бизәкләр» дигән темага мастер-класс үткәрүе көтелә. Шулай ук Милә Нуруллинаның «Россия чәчәкләре» мастер-классында катнашу мөмкинлеге бар. 14.00дә татар шигъриятен сөючеләр өчен шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби салон ачыла. 18.00дә исә «Ожившая экспозиция» дип аталган театральләштерелгән экскурсия оештырыла.

Шул ук көнне 18.00дә «Сәнгатьләр төне» бөтенроссия акциясе кысаларында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж» үзәгендә «Ночные байки рыжего кота» чарасы уздырыла. Аның программасы проза, шигърият, җыр, бию кушылмасыннан гыйбарәт. 19.00дә «Кол Шәриф» мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда исә мөселман киемнәре коллекциясе тәкъдим ителә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/02/115178/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7182
    1
    64
  • 7006
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    4835
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    6975
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»