Казанда сәхнәдәшләре Вәсилә Фәттахованы искә ала

Эстрада артистлары Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә Хәйрия концерты оештыра. Татарстанның һәм Башкортстанның күренекле артистлары катнашкан концерт 19 апрельдә “Уникс” концертлар залында үтәчәк. Бу хакта мәгълүмат концертларга электрон билет сатылу сайтларында урнаштырылган.

Концертта Хәмдүнә Тимергалиева, Халидә Бигичева, Нәзифә Кадыйрова, Зөһрә Шәрифуллина, Радик Юльякшин (Элвин Грей), Эльмира Сөләйманова, Азат һәм Алсу Фазлыевалар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ришат Фазлиәхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зифа Нагаева, Илназ Баһ, Рамил Галимҗанов, Айфара төркеме, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Руслан Зөлкәрнәев, Илһам Шәриф, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Айгөл Габдуллина, Лилия Насыйрова, Айдар Фәтхетдинов, Ирек Зарипов, Айнур Такиуллин кебек җырчының дуслары һәм аның хөрмәт иткән яшь җырчылар катнаша. Кичәне Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдәт Галиев алып бара.
Мәгълүмат өчен: "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    5876
    1
    44
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    6932
    0
    32
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    3745
    0
    30
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    1837
    0
    25
  • Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
    3144
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда