Казанда "Super Tatar" төркеменең тәүге альбомы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Төркем Татарстан, Германия, Финляндиядә - өч илдә гомер итүче татарларны берләштергән
11.05.2016 Казанда "Смена" заманча мәдәният үзәгендә Россия, төгәлрәге, Татарстан, Германия, Финляндиядә - өч илдә гомер итүче татарларны берләштергән "Super Tatar" музыкаль төркеменең Финляндиядә яздырылган дебют альбомын тәкъдим итү чарасы булды.
Концерт кичке 7дә генә башланырга тиеш булса да, тамашачылар мәдәният үзәгенә инде 6 тулып киткәч үк күренә башлады. Күбрәк яшьләр җыела торган урында урта һәм олы яшьтәге тамашачыларны да күрү чарага булган кызыксынуның ни дәрәҗәдә икәнен дәлилләүче факт иде. Концертны карарга килүчеләр арасында җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Алия Исрафилова, Артур Минһаҗев, Чиләбе Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Елена Колесникова да күренде. Шулай ук, төркем әгъзаларының берсе - Муса Маликовның әти-әнисе - танылган җырчылар Рөстәм һәм Гүзәл Маликовлар, энесе - 13 төр музыка уен коралында уйный белгән Гайсә дә тамашада кунак булды.
Альбомны тәкъдим итү "Yummy" төркеме чыгышы белән башланып китте. Алар башта инглиз телендә 3 җыр башкарганнан соң, Һади Такташ сүзләренә язылган "Урман кызы"н, Габдулла Тукайның "Иртә" шигыренә язылган җырны тамашачылар хозурына тапшырды. Һәм, ниһаять, сәхнәдә "Super Tatar" төркеме пәйда булды. Концерт программасын алар "Сөясеңме дип ник сорыйсын?" җыры белән башлады. Аннан соң яңгыраган "Әзерме син, туганым?" композициясе Аллаһтан аерылмаска, Аңа рәхмәт укырга өндәде. Җырчыларга кушылып, тамашачылар да "Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәде рәсүлуллаһ", дип кат-кат кабатлады.
Бу кичтә Финляндиядә яшәүче татарлар арасында 30-40 еллар буе җырланган күп җырлар яңгырады. Аларга музыкантлар заманча аранжировкалар ясаган. Шуларның берсе - "Ак каен" җыры. "Умырзая" җырын инструменталь башкару тамашачылар күңеленә аеруча хуш килеп, артистларны алкышларга күмделәр. Финляндия татарларында аеруча популяр булган "Сара" җыры, "Көтәрсеңме мине" композицияләре шулай ук тамашачы күңеленә хуш килде.
Муса Маликов мәшһүр җырчы, профессор Зилә Сөнгатуллинага багышлап язган "Китмә әле" җырын башкарды. Җырның сүзләрен Флера Тарханова язган. Халык кйләреннән поппури, "Еракта идек без" тамашачыларны тагын да "кыздырды". Төркем әгъзасы Дәниз Бәдретдин язган "Кызым Зарифә" җырын алар кызлары булган барлык әтиләргә багышлады. "Эльмира" җырын ул, эротик җыр, дип тәкъдим итте.
Гомумән, артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Моңа кадәр төркемнең альбомы белән 9 майда Хельсинкида яшәүче милләттәшләребез танышкан иде. Казан тамашачысыннан соң, төркемнең альбомы Мәскәүдә дом на Патриарших дип йөртелгән Мәдәният үзәгендә 14 майда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.
"Super Tatar"лылар инде клип та әзерләп өлгергән. "Бик еракта идек без" җырына язылган клип Хельсинки янындагы урманнарда, сулыкта төшерелгән, режиссеры - Илшат Рәхимбай. "Клипны Габдулла Тукайга һәм, төрле сәбәпләр аркасында, моңлы сазларыннан китеп, еракта яшәргә мәҗбүр калган, бөтен дөнья буенча таралып яшәүче милләттәшләремә багышлыйм", - дип, И.Рәхимбай үзенең фейсбуктагы битендә теркәп куйган.
Аерым алганда, төркемне Финляндия татары Дәниз Бәдретдин җыйган, составында клавишалы музыка уен коралларында һәм саксафонда уйнаучы казанлылар Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, бас-гитарачы Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров бар. Музыкантлар үзләрен "SUPER TATAR Rhythm & Etno Band" дип йөртә.
Белешмә өчен. Дәниз Бәдретдин узган гасырның 60 нчы елларыннан ук музыка дөньясында гизә, гитарачы һәм вокалист, "Bashkarma" төркеменә нигез салган, соңрак ул Казанның "Акт" төркеме музыкантлары белән таныла - KGB проекты.
Казан егете Муса Маликов узган гасырның 90 нчы елларында ук үзеннән зур гармунда уйнап, җырлап, бәләкәй йолдыз булып танылган егет. Аны татарның Робертино Лореттие дип атадылар. Саксафон, родес (электромеханик музыка уен коралы), фортепиано, вокал - аның стихиясе. Музыкант, җырчы, композитор буларак иҗади хезмәтләре шактый. Германиядә дирижер булу теләге белән озак еллар музыкаль белем эсти.
Илнар Фатыйхов - "Yummy Music Band" һәм "Һава торышы" проектлары буенча билгеле музыкант.
Иркә Гайнемөхәммәтова Казан клубларында скрипкачы һәм җырчы буларак мәгълүм.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.