Казанда Португалия, Мексика, Германия һәм Чили уйный, ә Татарстан ота – Талия Миңнуллина

Конфедерацияләр кубогының бездә узуы Татарстанга инвесторларны җәлеп итәргә булышачак.
Республикада футбол буенча Конфедерацияләр кубогы матчлары уздыруның уңай нәтиҗәсе – Казан һәм Татарстанның тагын да ныграк танылуы. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткерде.
“Конфедерацияләр кубогы уеннарының Казанда узуы шәһәр һәм республиканың инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлегенә кинәт кенә тәэсир итмәсә дә, әлеге спорт чарасы нәтиҗәсендә Татарстанның тагын да ныграк танылуына китерә. Бу, әлбәттә, уңай нәтиҗә бирәчәк”, – диде Талия Миңнуллина.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, республика һәм аның башкаласының танылуы, барыннан да бигрәк, туризм үсеше белән бәйле.
“Бу, әлбәттә, икътисади яктан үз нәтиҗәсен бирәчәк. Футбол матчыларының бездә узуы нәтиҗәсендә халыкара эре оешма вәкилләрен үзебезгә кунакка чакыру мөмкин булды. Бәлки аларның кайберләре алга таба инвестор да булыр. Казанда Португалия, Мексика, Германия һәм Чили футбол уйный, ә Татарстан ота”, – диде ул.
Сүз уңаеннан, әлеге матбугат очрашуы Талия Миңнуллина тәкъдиме белән 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/22/143034/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.