Логотип
Яңалыклар

Казанда «Наратлык» паркы тантаналы төстә ачылды

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда Химиклар мәдәният йорты янындагы «Наратлык»/ »Сосновая роща» паркын ачу тантанасында катнашты.
Искәртеп үтәбез: бу көннәрдә Татарстан башкаласында барган «Парклар һәм скверлар көннәре» фестивале кысаларында реконструкциядән соң берьюлы 4 объект ачыла: «Молодежный» скверы, Харовое күле тирәсе, Лядской бакчасы, «Наратлык»/»Сосновая роща» паркы.

«Наратлык» паркы 1945 елда булдырылган һәм Казанда иң зурларының берсе санала, аны реконструкцияләү планы Горький паркы проектыннан соң икенче эре проект булды. Биредә реконструкция эшләре былтыр башланган булып, проектта гамәлдәге яшел үсентеләрне саклап калуга аерым игътибар бирелде: территориядә 2 меңнән артык яфраклы һәм 1,5 меңләп ылыслы агач үсә.

Паркта уңайлыклар булдыруның 120 млн сумга төшкән беренче этабында начар хәлдәге агачлар киселде, алар урынына меңләп агач үсентеләре, шул исәптән Декабристлар урамы ягыннан кергәндә имәннәр, утыртылды. Биредә асфальт-бетоннан һәм брусчаткадан яңа юллар салынды. Транспорт кую мәйданчыгына тулысынча асфальт салынды, спорт мәйданчыклары тирәсе буйлап һәм юллар тирәсенә яктырткычлар куелды, паркка керү турысы һәм Кизик монастырь коймалары тәртипкә китерелде.

Бүген «Наратлык» паркын тантаналы ачу кысаларында Рөстәм Миңнехановка әлеге территориянең өр-яңа концепциясе тәкъдим ителде. Биредә шәһәрнең төрле социаль-белем бирү учреждениеләренә язылу мөмкин булды, аерым алганда, сәнгать, музыка, спорт мәктәпләренә. Моннан тыш, осталык дәресләре, төрле химик тәҗрибәләр куелды. Шулай ук паркта уникаль балалар мәйданчыклары урнаштырылган, аларны Казан компанияләре Дания һәм Нидерланд технологияләре буенча эшләгән.

Җыеп кына әйткәндә, мәйданчыкта бердәм тематика сизелә, мисалга, Менделеев таблица һ.б. тәкъдим ителгән. Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәйданчыклар урнаштырылган булуын да билгеләп үтү кирәк.

«Чынлыкта, мондый мәйданчыкларны беркайда да күргәнем юк, - диде «Татар-информ» МА корреспондентына ТР Дәүләт Советы депутаты, «Зарница» җитештерү берләшмәсе гендиректоры Артур Абдулҗанов. – Без бу мәйданчыкның уникальлегенә дәгъва итәбез. Ул республикада бердәнбер, хәтта Россиядә дә. Концепция идеясе – ул Химиклар мәдәният йорты һәм химия фәне. Биредәге аерым уен комплексларында Менделеев таблицасы да бар, биредә без химик тәҗрибәләр дә күрәбез. Мондый мәйданчыклар күбрәк булсын иде».

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендәге, шәһәр Башкарма комитетындагы югары даирә түрәләр, проектлаучылар, бүгенге тантананы оештыручылар әйләнә-тирәсендә яңартылган паркның барлык мәйданчыкларын да карап чыкты, аннары тантаналы кызыл тасманы кисүдә катнашты. Әлеге традиция тематикага бәйле итеп оештырылган иде: тасма киселмәде, ә сыек азот белән туңдырылган булып, соңыннан ул ватылды.

Рөстәм Миңнеханов паркка җыелганнарның һәркайсын шушы шәп, барыннан да алда элек мәдәни объект ачылу белән котлады. Аннары ул шушы паркны гаҗәеп хәлгә китерүдә өлеше кергән химаячыларга һәм партнерларга рәхмәт белдерде. «Бүген булдырылганнарга карата сак карашта булсак иде. Бу паркның нинди хәлдә булганлыгын сез бик яхшы беләсез. Һәм безнең һәрберебез шушы матурлыкка таләпчән карарга тиеш», - дип билгеләп үтте республика лидеры.

Искәртеп үтәбез: ТР Президенты Указы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, аларны тәртипкә китерүгә 1 млрд сум акча бүленде, шул исәптән Казанга – 310 млн. Шәһәр паркларын һәм скверларын торгызу программасына 150 гектар гомуми мәйданлы 29 объект кертелде.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/06/113198/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар