Логотип
Яңалыклар

Казанда мөселманнар җыены уздырыла

30 август – Республика көнендә сәгать 10да Казанның Кабан күле буенда, төгәлрәге, Ш.Мәрҗани урамындагы Шәкертләр мәйданы дип аталган урында мөселманнар җыены уздырыла.
Әлеге чара 15 нче мәртәбә үткәрелә. Җыенны Татарстан мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы, ТР мөселманнары Диния нәзарште, Казан мөхтәсибәте, «Ярдәм” мәчете белән берлектә, оештыра.

Татар халкының дини, тарихи, мәдәни мирасын дәгъватлаган җыенда дин әһелләре, галимнәребез чыгыш ясаячак, мөнәҗәтләр әйтеләчәк. "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина әйтүенә караганда, рухи-әхлакый, мәдәни кыйммәтләребезне күрсәтүне максат иткән чара республика көне уңаеннан уздырыла.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/28/112919/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар