Логотип
Яңалыклар

Казанда кышкы Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале оештырыла

25 декабрьдә Казанда кышкы Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылучы фестивальдә татар мәдәниятенә багышланган лекторийлар, дизайн-маркет һәм мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителә.

Казан турында лекцияләрне Айрат Фәйзрахманов, Илдар Шәфыйков һәм Сергей Саначин укыр дип көтелә. Фестиваль кысаларында, Казан сулыклары буенча экскурсия үткәреләчәк. Европада эмиграциядә яшәүче татарлар турында кино күрсәтеләчәк. Йолдыз Миңнуллина һәм Рәдиф Кашапов шигъри электроника альбомын тәкъдим итәчәк, Oscar & c7c5 төркеме концерт куячак.

Татарстан башкаласында тәүге Jadidfest 2016 елның апрелендә узган иде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар