Логотип
Яңалыклар

Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак

Казан урамнарының берсен җырчы Хәния Фәрхи исеме белән атаячаклар. Бу хакта социаль челтәрдә җырчы истәлеге төркеме администраторлары белдерде.

Алар Казан мэриясенә шәһәр урамнарының берсен җырчы хөрмәтенә атау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр һәм уңай җавап алынган. Шулай итеп, җырчының исемен Казанның яңа урамнарына исем биргәндә куллану өчен топонимика буенча комиссия мәгълүматлары банкына  керткәннәр.

“Һичшиксез, Хәния Фәрхи халык җырчысы, аның кабатланмас тавышы бөтен ил буенча меңләгән тамашачыларны әсир иткән, ул популяр һәм мәхәббәт казанган шәхес. Аның күпьеллык эшчәнлеге Татарстан Республикасында исемен мәңгеләштерүгә лаеклы”, – дип җавап килгән мэриядән.

Искәртеп үтик, җырчы 27 июльдә 57 яшендә вафат булды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/03/155441/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес тэкъдим. Хэния мона лаек!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дорес Хэния мэнге безнен йорэклэрдэ анын кебек кешелекле кешелэр бик аз без аны бик ярата идек урыны жэннэттэ булсын!!!

      Хәзер укыйлар