Логотип
Яңалыклар

Казанда халыкара француз киносы фестивале башлана

Казанның “Мир” кинотеатрында шәһәр халкы өчен 2012-2013 елларда Франция, Германия, Канадада төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк.
Алар арасында “драма”, “гаилә комедиясе”, “анимация” жанрлары буенча “Сезар” премиясе ияләре һәм номинантлары да бар. Фестивальдәге барлык фильмнар да рус субтитрлары белән француз телендә күрсәтеләчәк.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, фестиваль бүген, ягъни 23 октябрь көнне сәгать 19.00 дә башлана, шул уңайдан рәсми чара була. Аерым алганда, фестивальне “Жапплу” драмасы ачып җибәрә. Әлеге фильмда күренекле француз киносы йолдызлары Гийом Кане һәм Даниель Отой катнаша.

Моннан тыш, фестивальдә режиссер Штефан Шешның “Жан с Луны” дигән анимацион картинасы да тәкъдим ителә. Шулай ук балаларның үсүе белән бәйле килеп туган проблемалар һәм яшьләр хакындагы “Последствия”, “Михаэль Кольхаас” тарихи эпосы, “Семейная жизнь” мелодрамасын тамаша кылырга була. “Француз киносы атнасы” 1 ноябрь көнне “Хроники школьного двора” фильмы белән тәмамлана.

Фильмнарны күрсәтү “Альянс Франсез Казань” француз үзәге белән бергә оештырыла. Кинокартиналар оригиналда рус телендәге субтитрлар белән күрсәтеләчәк

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/23/114856/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар