Казанда «Исән!fest» тере татар музыкасы фестивале була

31 июль көнне сәгать 15.00 дән 22.00 гә кадәр Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Исэн!fest» тере татар музыкасы фестивале була. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларының иң яхшы артистлары чыгыш ясаячак.
Татар эстрадасына параллель рәвештә, татар сәнгатендә альтернатив музыка да үсеш кичерә. Татар музыкантлары көнбатыш музыкасы белән милли моңнарны берләштерергә омтыла. Үз иҗатларын алар беренче тапкыр уздырылачак фестивальдә тәкъдим итә алачак.
«Исән!fest» белән бергә «Печән базары» татар һөнәрчеләре ярминкәсе һәм «Уку паркы» лекторие эшләячәк. Аларда осталарның эшләре белән танышырга, мастер-классларда катнашырга, мода күрсәтүне күзәтергә, укуларда катнашырга мөмкинлек тудырыла. Шул рәвешле, Иске Татар бистәсе заманча татар мәдәниятенең үзәгенә әвереләчәк.
Программада «Ittifaq», «Alqanat» төркемнәре, Валерий Коротков һәм Радик Сәлимов җитәкчелегендәге «Alma» этно проекты, Альберт Исмаил, Рәдиф Кашапов, Оскар чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, Ижевскидан килгән «Silent Woo Goore» төркеме удмурт халык җырларын башкарачак. Уфаның «Аргамак» төркеме дә тамашачы хозурына иҗатын тәкъдим итәргә ниятли, диелә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәрендә.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/29/111787/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.