Логотип
Яңалыклар

Казанда иң арзан номер – 3 400 сум, иң кыймммәте – 85 мең тора

Чемпионат уңаеннан Иске Татар Бистәсендә биш яңа ресторан ачылган, ә Казандагы җиделәп кунакханә «Хәләл» сертификациясенә ия.

Бу хакта бүген Чемпионатның Казандагы матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
– Инде беренче җанатарлар Казанга килеп тә җитте, – дип белдерде Татарстан Республикасының кунакханәчеләр һәм отельерлар ассоциациясе җитәкчесе Гөлнара Сафина. – Монда килгәндә генә дә каршыма төркем-төркем җанатарлар очрады. Барысы да шат, барысы да канәгать. Казаныбыз турында яхшы тәэсирләр калдырып, аларның монда тагын-тагын киләсе килеп торуына ирешсәк иде. Без шуның өчен тырышабыз. Казан кунакханәләре Чемпионатка тулысы белән әзер. 14 июнь–15 июль аралыгында кунакханәләр инде 65 процентка тулы.

Татарстанга җанатарларның иң зур төркемнәре Ираннан, Германиядән һәм үзебездән – Россиянең башка шәһәрләреннән киләчәк. 18 июньдә Ираннан иң зур төркем килүе көтелә. Иранлылар нинди шартлар таләп итә, дигән сорауга, аларның зур таләпләр куймавы ачыкланды. Мөгаен, Татарстанда мөселманнар күп яши, бар шартлар да тудырылгандыр, дип уйлауларыдыр. 

– Хәләл ризык белән бәйле бернинди дә проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел. Казанда хәләл рестораннар җитәрлек, һәм гадәти рестораннарда да ислам кануннары тулысынча үтәлеп әзерләнгән ризыклар бар, – дип җавап бирде журналистлар соравына Татарстан Республикасының рестораторлар ассоциациясе җитәкчесе Зөфәр Гаязов. 

«Сездә бер ресторанда страус йомыркасы әзерлиләр икән. Аннан башка тагын нинди ризыклар белән шаккаттыра алырсыз икән?» – дигән сорауга: «Һәр ресторан, һәр кафе клиентларны ни белән булса да җәлеп итәргә тырыша. Кайсыберләре ризыкларны табынга футбол кыры рәвешендә тәкъдим итә. Ачык, матур төсле итеп әзерләнгән яки футбол тубын хәтерләткән десертлар күп булачак. Ризыкларның табынга бирелешендә, залларның бизәлешендә күбесенчә футбол тематикасы чагылачак», – диде Зөфәр әфәнде.

Журналистларны рестораннардагы уртача бәя дә кызыксындырды: «Кунакларга бик кыйммәт булып тоелмас микән?» – дигәч, Зөфәр Гаязов чит ил җанатарлары өчен түгел, күбрәк шәһәр халкы өчен борчылуын белдерде: «Доллар белән рубльнең курсы чит ил кунакларына бик кулай. Бу аларга теләсә нинди сегментка караган кафе һәм рестораннарда сыйланырга мөмкинлек бирә. Мин күбрәк үзебезнекеләр өчен борчылам, менә алар өчен бәяләр бераз түбәнрәк булса яхшырак булыр иде», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар