Логотип
Яңалыклар

Казанда Гает намазы 61 мәчеттә узачак

“Мәктәп линейкаларына да өлгерәбез, проблема юк. Үзем дә улымны быел 1нче сыйныфка илтәм”, - дип белдерде Мансур Җәләлетдин видеокүпер вакытында.
 

Казанда Гает намазы 61 мәчеттә узачак. Бу хакта "Рухи ефәк юлы" Халыкара дини лидерлар конференциясенә багышланган Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур Җәләлетдин әйтте.

Корбан Гаете көнне мәчеттәге чаралар вакытына килгәндә, 03.17 дә иртәнге намазга азан яңгырый. 03.20-03.30 да – Сөннәт намазы, 03.50 дә – Фарыз намазы, 04.30-04.45 тә бәйрәм вәгазе укыла, 04.47 дә Кояш чыга, якынча ярты сәгатьтән - 05.15 тирәсендә - бәйрәм намазы, 05.30 да хөтбә әйтеләчәк, 05.35 тә намаз Коръәннән дога уку белән тәмамлана.

“Һава торышы нинди булуын белмибез, шуңа күрә чатырлар кормадык, булганнарын алдык. Мәчет бинасы эченә сыймаганнар урамда да булыр инде анысы”, - дип белдерде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Гает намазыннан кайткач, кешеләр кайсы - корбан чалырга керешә, кемдер мәктәпкә юл тотачак. “Кешеләр мәктәп линейкаларына да өлгерә, проблема юк. Үзем дә улымны быел 1 нче сыйныфка илтәм, минем өчен зур вакыйга”,- дип белдерде ул.

Казанда намазга барырга теләүчеләр өчен 03.30 да автобуслар йөри башлый. “Без соңгы вакытта кешеләр күбесе мәчеткә җәяү баруын да күзәтәбез. Кешеләр төркемләп җыелып, урамда тәкъбир әйтеп баралар. Кешеләрнең бәйрәм кәефе сизелеп тора, Гает намазына бәйрәмгә кебек киләләр. Алар юынган, чиста-пөхтә киенгән, тәмле ис килеп тора. Аннары өйдә хатын-кызлар көтеп тора, кайткач бергәләп табын артына утыралар”, - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

(Казан, 31 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина)


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар