Логотип
Яңалыклар

Казанда бушлай мастер-класслар уза

28 мартта «Игелекле эшләр көне» – «День добрых дел» фонды Татарстанның һөнәрчеләр палатасы һәм партнерлары белән берлектә Казанда хәйрия мастер-класслары үткәрә. Монда тәҗрибәле осталар җитәкчелегендә үз кулларың белән үзенчәлекле әйберләр ясарга өйрәнергә була. Яңа һөнәр оту өчен менә дигән мөмкинлек бу. 

Мастер-классларның расписаниесе түбәндәгечә:
11.30–12.45
Плитка өстендә балчыктан әвәләү һәм рәсем төшерү. Мастер: Лилия Маликова  @kazan.artist 8 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
Талчыбыктан үрү.  Мастер: Игорь Бурмистров, 8 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
13.00–14.15
Балчык бизәнү әйберләре ясау. Мастер: Ирек Сәйфетдинов. 9 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
Алтын җепләр белән кулдан чигү. Мастер: Анастасия Юсупова, 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
14.30–15.45
Балчыктан әвәләү һәм бизәү. Мастер: Елена Дәүләтшина. 4 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
Күннән чәчәкләр ясау. Мастер Ольга Малина. 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
16.00–17.30
Чын күннән беләзекләр ясау. Мастер: Марина Заказова. 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
Шәмнәр ясау. Мастер: Александра Карпова. 4 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
17.30–18.45
Агачны сәнгати эшкәртү, агачны бизәкләп кисү. Мастер: Евгений Корезин. 11 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 
Текстильдән йомшак уенчыклар тегү. Мастер: Татьяна Родченко. 5 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен. 

Остаханә Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8 нче йорт («Казан ярминкәсе» ярминкә үзәге) адресы буенча, төп бинада эшләячәк.
Мастер-классларда катнашу өчен алдан язылып куярга кирәк. 
Телефон: 225-80-69.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар