Казанда БРИКС илләренең I Халыкара яшьләр саммиты уздырылачак

Казанда БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы) илләренең I Халыкара яшьләр саммиты уздырылачак.

Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Конференция Яшьләр көне уңаеннан Казанда үткәреләчәк бәйрәм чараларына багышланган иде.

Министр сүзләренчә, саммит Яшьләр көнен бәйрәм иткәннән соң якынча бер атнадан үткәреләчәк.

«Без яшьләр өчен чын бәйрәм үткәрергә ниятлибез һәм аны истә кала торган итеп эшләргә телибез. Әлеге чара Казанда ел саен уздырылыр дип планлаштырыла, бары аны үткәрә торган мәйданчыкларның гына форматын үзгәртәчәкбез. Соңгы 20 ел нәтиҗәләре буенча, яшьләр сәясәте өлкәсендә без үзебезне лидерлар дип атый алабыз», - диде Владимир Леонов. Министр хәбәр иткәнчә, Казандагы яшьләр саммиты Уфада уздырылачак төп саммитка кадәр үткәреләчәк.

«Мондый чара беренче тапкыр гына оештырыла. Уфада БРИКС илләре зур саммитын уздыру билгеле булгач, без Казанда яшьләр өчен шундый чара уздырырга кирәк дигән башлангыч белән чыктык һәм федераль хакимият безне хуплады һәм үзенең эш планына кертте», - диде министр.

3 көн дәвамында Казан БРИКС илләреннән иң яхшы яшьләр коллективлары делегатларын кабул итәчәк. «Россиягә 50 кешелек квота бирелде, шуларның 10 сы — татарстанлылар», - дип белдерде В. Леонов.

Кунаклар өчен  пленар сессия, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы белән очрашу да оештырылачак. 

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/24/110698/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7381
    0
    51
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3044
    3
    39
  • 4285
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3222
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан