Логотип
Яңалыклар

Казанда Боинг-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар

Казанда Боинг-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар. Әлеге уңайдан бүген «Казан» халыкара аэропортында матәм митингы узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары катнашты.

Митинг аэропорттагы мемориаль комплекс территориясендә оештырылды. Чарага җыелган кешеләр фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды һәм һәлак булганнарның исемнәре язылган мемориалга чәчәкләр куйды.

Шунысын да искәртик: фаҗига 2013 елның 17 ноябрендә «Казан» халыкара аэропортында килеп чыкты. «Татарстан» авиакомпаниясенең Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшеп утырган вакытта һәлакәткә юлыкты. Мәскәүдән Казанга кайтып килгән барлык кешеләрнең дә (44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) гомере өзелде.

Әлеге факт буенча Дәүләтара авиация комитеты тарафыннан тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәләренә таянып, очышларның иминлеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Траурный митинг, посвященной памяти жертв авиакатастрофы самолета Боинг-737 в аэропорту «Казань».
Траурный митинг, посвященной памяти жертв авиакатастрофы самолета Боинг-737 в аэропорту «Казань».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар