Логотип
Яңалыклар

Казанда беренчеләрдән булып 100 яшьлек ветеран тавыш бирде

Казанда Яңа-Савин районының 177нче гимназиядә урнашкан сайлау участогында 100 яшьлек Салих Мөбәрәк улы Мөбәрәков тавыш бирде.

Ул өйдә генә дә тавыш бирә алган булыр иде. Шулай да: «Килдем әле, кызым. Карале, нинди затлы мәктәп, монда уку – үзе зур бәхет. Без бит мондый тормыш күрмәдек. Ходайга шөкер, бүгенге көнде тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Алдагы тормышыбыз да шулай була күрсен!» – ди Салих ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар