Логотип
Яңалыклар

Казанда Бөек Җиңү бәйрәме белән бәйле чаралар башланды

Бүген – фашистлар Германиясен җиңүгә 75 ел! Бөек Җиңү бәйрәме! 

Бүген – фашистлар Германиясен җиңүгә 75 ел! Бөек Җиңү бәйрәме! 
Башка вакыт булса, бүген урамнар халык белән тулар иде. Шәһәр урамнары буйлап «Үлемсез полк» узар иде: сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк бит ул  бездә. Бәйрәм түрендә – санаулы гына калган ветераннарыбыз утырыр иде... 
Кызганыч, коронавирус барысын да үзгәртте. Без бүген бәйрәм чараларын онлайн гына күзәтә алабыз. 

Ул чаралар инде башланды да. 
«Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында бүген иртәнге 7 дә үк телемарафон үз эшен башлап җибәрде. Өч сәгать дәвамында, ягъни 7 дән иртәнге 10 га кадәр ул Казанның Җиңү паркыннан турыдан-туры трансляция алып барачак. Бөек Җиңү бәйрәменең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чаралар быел биредә узачак. Совет солдатына куелган яңа һәйкәл ачу да көтелә. 

Тагын берничә минуттан Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә куелган мемориалга һәм сугыш кырларында һәлак булган сугышчыларның әниләренә һәм тол калган хатыннары хөрмәтенә куелган монументка чәчәкләр салачаклар. Чәчәкләр салуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип көтелә. 

Бәйрәм чарасыннан трансляцияне биредән карый аласыз: https://youtu.be/oDnjgtyjNgQ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар