Логотип
Яңалыклар

Казанда балалар китапларын җыялар. Чарада һәркем катнаша ала.

 Казанда «Мәрхәмәтле китапханә» – «Добрая библиотека акциясе үтә. Акциядә һәркем катнашып, шәһәребезнең балалар хастаханәләренә китаплар бүләк итә ала.

 Казанда «Мәрхәмәтле китапханә» – «Добрая библиотека акциясе үтә. Акциядә һәркем катнашып, шәһәребезнең балалар хастаханәләренә китаплар бүләк итә ала. Китапларны Казанда биш пунктта тапшырырга була: Карл Маркс урамындагы 75 йортта урнашкан Сәнгать галереясе, Николай Ершов урамы, 57а йортындагы «Сәйдәш» мәдәният үзәге, Академик Королев урамы 47 йорттагы «Московский» мәдәният үзәге, Клара Цеткин урамы 11 нче йорттагы 27 нче китапханә, Җиңү проспекты 71г йортындагы «ДОМ» үзәге. Төрле яшьтәге балалар өчен булган китаплар кабул ителә. Аларны сайлап алганнан соң, калганнарын авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортына һәм башка социаль оешмаларга тапшырачаклар. Беренче Акция  27 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар