Логотип
Яңалыклар

Казанда 23 яшьлек ир-ат 3 айлык кызын чигә сөякләре сынганчы кыйнаган

Казанда 23 яшьлек ир-ат ат 3 айлык кызын чигә сөякләре сынганчы кыйнаган. 1 нче июнь төнлә баланы “баш миенең бик нык җәрәхәтләнүе һәм бәрелүе” диагнозы белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр.

Әлеге факт буенча РФ ТКның ТР буенча идарәсе Казан шәһәре Киров районы буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 1 нче өлеше (сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян салу) буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять кылуда шикләнелеп, кыз баланың 23 яшьлек әтисе кулга алынган. Тикшерү версиясе буенча, бала төнлә елап уянган, аннан соң 19 яшьлек ана ирен уятып, баланы карап торуны сораган, ә үзе бәрдәфкә киткән. Ата кеше баласын юата алмыйча, ярсый башлый һәм берничә мәртәбә йодрыгы белән кызның битенә сугып, аның чигә сөякләрен сындыра. Ир-ат шулкадәр каты суккан ки, хәтта баланың авызындагы имезлеге дә ярылган.

Баланың анасы ашыгыч медицина ярдәме чакыра, хәзерге вакытта кыз авыр хәлдә хастаханәдә интенсив терапия бүлегендә.

Җинаять җаваплылыгына берничә тапкыр җәлеп ителгән ир-ат гаебен таныган. Якын арада тикшерүчеләр аны сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасын сайлау үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча матбугат хезмәте.


чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар