Логотип
Яңалыклар

Казан шәһәре Думасының II сессиясе 28 октябрьдә була

Казан шәһәре III чакырылыш Думасының II сессиясе 28 октябрьдә шәһәр ратушасында булачак. Сессия эше сәгать иртәнге 10да башланыр дип көтелә, дип хәбәр итә шәһәр Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.

Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кичә шул хакта карар кабул ителгән. Дума рәисе һәм шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә уздырылган утырышта хәл ителгәнчә, киләсе сессиядә депутатлар дистәдән артык мәсьәлә буенча фикер алышачаклар, шуларның берсе план буенча, калганнары шәһәр Башкарма комитеты һәм Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия тарафыннан тикшерүгә кертелгән.

Аерым алганда, Дума президиумы депутатлар каралышына түбәндәге мәсьәләләрне тәкъдим итә.

Казан шәһәре районнарының территориаль сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү, Казан шәһәре скверлары һәм парклары турында, башкаланың төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, муниципаль берәмлекнең чикләрен үзгәртү, шулай ук Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр. Калганнары шәһәр Думасының элек кабул иткән карарларына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан мәсьәләләр булып, 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга муниципаль бюджетка, Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессына, 2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлама планына (программасы), шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру һәм Казанда ачык тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртипләренә, Думаның регламентына кагыла. Шулай ук Казан шәһәре Думасының аерым карарларының гамәлдән чыгуын тану турындагысы да депутатлар каралышына тәкъдим ителә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/21/114775/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар