Логотип
Яңалыклар

Казан режиссеры Салават Юзиев Истанбулдан бүләк белән кайткан

Татарстан кинорежиссеры Салават Юзиев «Шуну, который придет» фильмы белән төрки телле илләрнең беренче Халыкара документаль фильмнар кинофестивалендә катнашты. Сәфәрдә режиссерны фильмда төшкән Алтай музыканты Добрыня озата барган. Бу хакта Facebook социаль челтәрендә үз битендә продюсер Марина Галицкая хәбәр итте.

2016 елның 8 октябрендә Истанбулда төрки телле илләрнең беренче Халыкара документаль фильмнар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Агымдагы елда конкурсның темасы: "Төрки мәдәният һәм дөньяга төрки караш". Форумны Бөтендөнья журналистлар ассоциациясе (Dünya Gazeteciler Federasyonu), фестиваль президенты Мендерес Демир, директор Туран Шахин үткәрде.

Кыргызстаннан Садык Шер-Ниязга төрки дөнья мәдәниятенә өлеш керткәне өчен бүләк тапшырылды. Беренче бүләк «Коч» («Кочевье») фильмы өчен шулай ук кыргызстанлы Артыкпай Суюндуковка тапшырылды. Икенче урында - «Я – хакас» фильмы белән Юрий Куроч, өченче - «Шуну, который придет» фильмы белән татарстанлы Салават Юзиев. Фильм 2011 елда таулы Алтайда төшерелгән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар