Логотип
Яңалыклар

Казан мэры Илсур Метшин Дәүләт Думасының депутатларын сайлауда тавыш бирде

Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин тавыш бирүгә хәләл җефете һәм кызы белән Идел буе районы 129 нчы рус-татар урта мәктәбендә урнашкан 270 нче номерлы сайлау участогына килде.



Үзенең гражданлык бурычын үтәгәннән соң Илсур Метшин шәһәрлеләрне бәйрәм белән котлады. “Дәүләт Думасының депутатларын сайлаулары бик җаваплы көн, чөнки без бүген үзебезенең киләчәгебезне билгелибез. Аның нинди буласын бүген көчле Россия өчен тавыш биргән казанлыларның активлыгы билгели. Безгә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында көчле команда, көчле Россия, көчле Татарстан, төзек, матур Казан кирәк”, - дип билгеләп үтте Казан башлыгы.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар