Логотип
Яңалыклар

Казан – беренче

Казан тормыш сыйфаты буенча Россия шәһәрләре рейтингында – беренче. Мәскәү һәм Санкт-Петербург бу юлы рейтингның бишенче һәм алтынчы урында.

Казан тормыш сыйфаты буенча Россия шәһәрләре рейтингында – беренче. Мәскәү һәм Санкт-Петербург бу юлы рейтингның бишенче һәм алтынчы урында.

2019 елда Казан лидер булды, бер ел элек кенә ул дүртенче урында иде. Узган ел беренче булган Төмән өченче урынга төште. Мәскәүдә мәдәниятне –  югары, шәһәр хакимияте эшчәнлеген түбән бәяләделәр. 

Галимнәр тикшерүләр уздырганда түбәндәге күрсәткечләргә игътибар иткәннәр: 

шәһәрдә эшләрнең гомуми торышына бәя; 

юллар төзекләндерү, җәмәгать транспорты һәм юл полициясе хезмәте эшчәнлеге; 

мәгариф һәм мәдәният инфраструктурасы үсеше; 

торак фонды һәм шәһәрне төзекләндерү; 

җирле хакимият эшчәнлеге; 

медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты. 

Санап үтелгән критерийлар буенча Казан 4 нче топта. Казан халкы шәһәрдәге эшләрнең гомуми торышын һәм юллардагы ситуацияне югары бәяләгән. Торак фонды һәм шәһәрне төзекләндерү буенча Грозныйдан калыша, җирле хакимият эшчәнлеге буенча Грозный һәм Төмән алдарак, медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты Севастополь белән Новороссийскида яхшырак, ә мәгариф һәм мәдәнияткә бәя Мәскәүдә, Краснодарда, Красноярскида югары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар