Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителә (+ ВИДЕО)

Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителә.

Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, проек авторы Валентин Юркин, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Китапның авторлары – Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина.

"Бүген без мөһим вакыйга шаһитлары: "Молодая гвардия" нәшрияты Минтимер Шәймиев турында китап чыгарды", – дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров китапны тәкъдим итү тантанасын ачып җибәреп. Ул китапның 6 декабрьдә Мәскәүдә тәкъдим ителгәнен искәртеп, чараның анда киң яңгыраш алган вакыйга булуын әйтте. Аннан соң "Татмедиа" агентлыгының китапны Казанда тәкъдим итү чарасын уздыру инициативасы белән чыкканын билгеләп узды.

Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевнең Президент вакытында киңкырлы эшчәнлеге, республика белән җитәкчелек итү дилбегәсен Рөстәм Миңнехановка тапшыру рәвеше сәясәтчеләр арасында зур ихтирамга лаек булганын шәрехләде. Тотрыксыз үсеш күзәтелгән шартларда Минтимер Шәймиевнең Татарстанның социаль-икътисади тормышында зур өлеш кертүен белдерде. Әсгать Сәфәров әйтүенчә, аның оештыру сәләте, дипломантлык сәләте, халкына мәхәббәте Татарстан моделен булдырырга мөмкинлек бирде. Шәймиев идарә иткән чорда Татарстанның абруе күтәрелгәнен, аның социаль әһәмияткә ия инициативалар авторы булганына игътибарны юнәлтте.

Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиев турында китаплар аз түгеллеген, әмма монысы аның шәхесе турында тулы күзаллау булдырырлык китап булуын билгеләп үтте. Ул моңа кадәр "Күренекле кешеләр тормышы" сериясендә Татарстаннан бары бер китап – Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабы дөнья күргәнен әйтте.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4598
    11
    115
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    13205
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2850
    9
    88
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11 Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
    11396
    13
    76
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    13821
    4
    73
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда