Логотип
Яңалыклар

Казан Кремлендә бәйрәм!

“Казан Кремле” музей тыюлыгында 1 июньдә Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган фестиваль уза. 11.00 дән алып 15.00 сәгатькә кадәр барачак чара “Кремльне яратабыз!” дип атала.

Бәйрәмгә Казан халкы, балалар чакырыла. Биредә алар өчен концерт, театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары, төрле мастер-класслар, асфальтта рәсем ясау һәм конкурслар оештырыла. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, бу көнне Кремльдә урнашкан музейханәләргә керү бушлай булачак.

«Без төрле, әмма бергә!» концертында егермедән артык балалар, студентлар, фольклор, ветеран коллективларының чыгышы көтелә. Соңыннан 600 ләп кеше Нәҗип Җиһанов кантатасыннан  «Республикам минем» әсәрен башкарачак. Халыклар дуслыгы йортыннан килгән балалар дөнья халыкларының биюләрен тәкъдим итә.

Бу көнне Кремльдә балалар рок башкарачак. “Рок мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары һәр кешенең күңеленә юл табар, дип белдерә чараны оештыручылар. “Балалар шәһәре”ндә “Казан балалары” оешмасы флешмоб оештыра. Монда мастер-класслар, акцияләр дә узачак. Ә асфальтта Казан,Тукай темасына төрледән-төрле рәсемнәр ясарга мөмкин булачак.

“Музей-тыюлыкның Туп сарае янында Балаларның әдәби ишегалды җәелдерелә. Монда Казан язучылары белән очрашу, викторина, рольләргә бүлеп уку, шулай ук “Укый торган Казан” дигән фотокүргәзмә дә оештырыла, дип хәбәр итәләр музей хезмәткәрләре.

Оста куллар өчен гипстан сыннар ясау, пыялага рәсемнәр төшерү, йоннан рәсем ясап карый алачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре исә велосипедта йөрү кагыйдәләрен дә искә төшереп узарга җыена.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар