Логотип
Яңалыклар

“Казан Кремле” хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан чаралар уздыра

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы бәйрәм көннәрендә язгы программа тәкъдим итә. 5-8 март көннәрендә махсус хатын-кызларыбыз хөрмәтенә алар төрле кызыклы чаралар оештыра.


Пушечный двор музеенда 6 март көнне 17:00 сәгатьтә «Я жду тебя, любимый» спектакле булачак (рольләрдә Резедә Хадиуллина, Илнар Дәүләтшин). 15.00 сәгатьтә биредә «Язгы чәй»гә чакыралар.



Благовещенский собор тарихи музеенда 8 март көнне шоколад серләрен ачарга җыеналар. Татлы ризыкны әзерләү ысуллары белән 14.00 сәгатьтә таныштыра башлыйлар.

«Манеж» күргәзмәләр залында 5 март көнне 16.00 сәгатьтә «Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга» экспозициясендә кино сәнгате турында кызыклы лекция укылачак. 6-7 март көннәрендә шулай ук Манежда яшь тамашачыларга «Киноленд» интерактив спектакль күрсәтеләчәк.



7 һәм 8се Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее татар халкы тарихы белән танышырга чакыра. Биредә сез чал тарих битләрендә исемнәре уелып калган хатын-кызлар белән таныша алачаксыз.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә 6 март 14.00 сәгатьтә «8 мартка бүләк» дигән иҗади дәрес узачак. Шулай ук 8 март көнне «Ибн Фадлан сәяхәте. Багдадтан Болгарга юл» күргәзмәсе буйлап экскурсия оештырыла.

Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры 12 март көнне «Эрмитаж-Казан»да концерт тәкъдим итә.



Ислам мәдәнияты музеенда 5 һәм 6 мартта 14.00 сәгатьтә «Пыялага рәсем төшерү» буенча мастер-класс узачак. Һәр килгән кеше үзенә бүләк тә ясап китә алачак, ди проект авторлары.

9 мартта 19:30 сәгатьтә Казан Кремленең Спасс манарасында «Яз килде» дигән төсле шоу тәкъдим ителәчәк. 3D дизайн-шоу «Турецкий хоры» башкаруында музыкаль бизәлеш белән үрелеп бара. Тамашаны 9, 10, 11, 12, 13 мартта 19:30 - 22:00 сәгатьләрдә тамаша кылырга мөмкин.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар