Логотип
Яңалыклар

Казан федераль университетында “Ел юристы” республика премиясен тапшыру тантанасы узды

Диана Авакян
Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты тантанада Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген гражданлык җәмгыяте өчен эшләүче инструмент булып тора, диде.

Бүген Казан федераль университетында “Ел юристы” республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантана ачылышында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген гражданлык җәмгыяте өчен эшләүче инструмент булып тора, дип билгеләп үтте.

“Төбәк бүлеген булдыру нәтиҗәле профессиональ эшчәнлек өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырды. Дәүләт органнары, адвокатура һәм нотариуслар белән Татарстанның ерак торак пунктларына бергәләп чыгу авыл халкына профессиональ юридик ярдәм алу мөмкинлеген тудыра. 2011 елдан шундый юридик ярдәмне 4 меңнән артык кеше алган”, - дип сөйләде Татарстан Президенты.

Туры эфирда “Болгар Радиосы” радиостанциясе белән татар телендә юридик консультация күрсәтүдә эшләп килүче проект игътибарга лаек, дип өстәде республика лидеры.

Татарстан Президенты республика юридик эшчәнлегендә аеруча тырышларга Рәхмәт җиткерде һәм грамоталар тапшырды.

“Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге попечительләр советы рәисе Илдар Халиков үз чыгышында юристларга халыкка һәр көнне түләүсез юридик хезмәт күрсәтеп килгән өчен рәхмәтен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар