Kazan Classic Fest фестивале опера һәм балет театры бинасында 7 мең тамашачыны җыйган

“Билетлар 2 ай алдан сатылып бетте”, - ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
Конфедерацияләр Кубогы уңаеннан оештырылган Kazan Classic Fest исемле халыкара музыка фестиваленә билетлар ике ай алдан сатылып беткән. Бу хакта театрның җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Kazan Classic Fest фестиваленә билетлар ике ай алдан сатылып бетүгә карамастан, Казан кунаклары өчен әзерләп куелган билетлар да булган. Һәр концертта ким дигәндә 20 дән артык Казан кунагы булган.
“Билетлар алынмыйча, залда буш урыннар булса, тамашачыларга да, артистларга да бу уңайсыз булыр иде. Театр артистлары алкышларны ярата. Алар ансыз яши алмый. Без 50 ләп билетны гына алып куйдык, шуларның 20 се - Казан кунакларына билгеләнгән иде”, - ди Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының җитәкчесе.
Билетлар бәясе һәм сатылып бетү турында Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: "Билетларның бәясе 1 500 сумга кадәр иде. Җиде тамаша куйдык дип алсак, якынча 7 мең тамашачы килде. Тулы зал - безнең өчен гадәти күренеш”, - диде.
Мәгълүмат өчен. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Kazan Classic Fest исемле халыкара музыка фестивале уза. Бу фестивальдә опера һәм балет театрында - өч опера, ике балет һәм ике бию ансамбле чыгышын карап булды.
Фестиваль бүген, 29 июньдә, “Евгений Онегин" операсы белән тәмамланачак.
Сылтама: http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениБик матур пар булганнар гомерен генэ аз биргэн Аллакаем. Урыны ожмахта булсын. Ул безнен кунеллэрдэ.Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.