Логотип
Яңалыклар

«Кайнар линия» гаиләдә җәберләнеп яшәүчеләрне яклый



Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына гаиләдәге конфликтлар проблемасы  буенча узган ел 200 кеше мөрәҗәгать иткән. Быел ул сан инде 164 кә җиткән. Мөрәҗәгатьләр артканлыктан, республикада авыр хәлдәге гаиләләр һәм көнкүрештә чыккан низагларны профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачыла.  

Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская матбугат очрашуында белдерүенчә, гаиләдә чыккан низаглар буенча, нигездә, өлкән кешеләр мөрәҗәгать итә. Якыннары тарафыннан тәрбия җитмәү, кыйналу хакындә хәбәр итәләр. Белгечләр әлеге фактларны урыннарга чыгып тикшереләр. «Мөрәҗәгать дөреслеккә туры килгән очракта сөйләшүләр алып барыла, чаралар күрелә», – ди Сәрия Сабурская. Республикада авыр хәлдәге гаиләләрне барлаучы мәгълүматлар банкы булдырылган. Анда бүгенге көндә 1250 гаилә исәптә. Аларда 2540 бала яши. Мондый бердәм банкны социаль куркыныч хәлдә яшәгән ялгыз калган өлкән кешеләр буенча да эшләнә.  

Гаиләдәге низаглар буенча мөрәҗәгатьләр күбәйгәнлектән, республикада 21 июнь көнне «кайнар линия» ачыла. Шалтыратулар иртәнге тугыздан көндезге сәгать дүртләргә кадәр кабул ителәчәк. Сәрия Сабурская әйтүенчә, бер шалтыратучының мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмаячак. Хәлне урыннарга чыгып өйрәнәчәкләр. Телефон номеры: 236-00-71. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар