Кайгылы хәбәр

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Кичә, 2016 елның 3 гыйнварында Галимҗанов Әсгать Галимҗан улы кинәт вафат булды. Аның хәйриячелекне гамәлгә кую һәм үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез.
Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның 2 мартында ТАССРның Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Ә.Г.Галимҗанов сигез еллык белем алуы турында аттестат алгач колхозда эшли башлаган. Аннары 4 ел армиядә хезмәт иткәч Казанга килгән һәм колхоз базарында олаучы булып урнашкан. Казанда эшләп, үзенең абзарында терлек асраган, барлык эшләгән акчасын хәйриячелеккә сарыф иткән.Әсгать Галимҗановның изге эшләрен Татарстаннан читтә дә беләләр. Ул даими рәвештә Башкортстан, Чувашия, Иванов өлкәсе, Украина балалар йортларына ярдәм иткән. Шулай ук Чернобыль афәте, Армениядә җир тетрәү, Грузияда кар ташкыны, “Курск” су асты көймәсе бату, Көньяк Осетиядә хәрби чуалышлар кебек фаҗигаләрне кичергән кешеләргә ярдәм иткән. Ул туган авылында үз акчасына кипкән күлне торгызган, балалар бакчасы төзегән, укучыларга автбус алган, мәчет төзелешендә ярдәм иткән. Хәзер аның мохтаҗларга, картларга, ятимнәргә, бәлагә тарыган кешеләргә күпме ярдәм күрсәткәнен төгәл санау мөмкин түгел.
Әсгать Галимҗановка изге эшләре өчен Казан үзәгендә Хәйрияче һәйкәле куелды. “Мин изгелек кылыр өчен яшим”, - дип әйтә иде ул.
Ул ятим балаларга ярдәм фондының Мактаулы әгъзасы, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медаль иясе. Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләре арасында "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены, Андрей Первозванныйның «За Веру и Верность» халыкара премиясе бар.
“Изгелек кылыр өчен яшәгән кеше турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, - диелгән Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, И.Ш.Халиков, А.А.Сәфәров, И.Р.Метшин, Р.Н.Заһидуллин имзалаган кайгынамәдә.
Әсгать Галимҗанов белән хушлашу 4 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә (Карл Маркс ур., 26) узды.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.