Логотип
Яңалыклар

Кайчан җылыта?

«Фобос» метеорология үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец белдерүенчә, быел апрель ае җылы киләчәк.

«Фобос» метеорология үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец белдерүенчә, быел апрель ае җылы киләчәк. Температура уртачадан 2,5 градуска җылырак булыр, дип фаразлана. Ләкин апрель безне кабат гаҗәпләндерәчәк икән әле. Белгеч фикеренчә, апрельнең бишесеннән унысына кадәр тагын бер суык һава дулкыны көтелә. Ә менә шул дулкын узгач, чын җылы яз киләчәк. 
Тагын бер куанычлы хәбәр: Татарстанда инде якын көннәрдә үк җылыта башлый. Синоптиклар ял көннәренә һава температурасының көндез 2 градустан 7 градуска кадәр салкын буласын әйтә. Төнлә исә 14 градуска кадәр суыта. 

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар