Логотип
Яңалыклар

​Кастинг! Зөләйха күзләрен ача

Бүген Казанда Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча
төшереләчәк фильмга артистлар сайлау башланды. Массовкаларда яки
эпизодик рольләрдә уйнарга теләүчеләр шактый җыелган. Апалар, егетләр-
кызлар, хәтта күкрәк балаларын күтәреп килгән яшь гаиләләр дә бар. Шунысы
кызык: «Сөембикә» журналын укучылар да кастингка килгән иде. Җәмилә
ханым, мәсәлән, Убырлы карчык – Упыриха ролен уйнарга тели. Бу роман
турында ул иң башта «Сөембикә» журналыннан укып белгән. Мортазаны, аның
анасын уйнарга теләүчеләр шактый. Шунда ук репетиция дә ясап карыйлар.
Безнең халык әнә шулай рольләр башкарырга, үзләрен төрле образларда сынап
карарга ярата икән.
Искәртеп узабыз: «Зөләйха күзләрен ача» фильмы «Россия-1»каналы заказы
буенча төшерелә. Режиссер – Егор Анашкин, баш оператор – Алексей Федоров,
куючы рәссам – Мария Турская. Фильм нигездә Татарстанда төшереләчәк.
Зөләйха ролен уйнарга Чулпан Хаматова чакырулы. Иван Игнатов роленә
актерлар Петр Федоров һәм Егор Корешков дәгъва кыла. Җинаятьче Гореловны
уйнарга теләүче артистлар өчәү: Юрий Тарасов, Виталий Кищенко һәм
Тимофей Трибунцев.

Фото: Рамзия Кашапова

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар