Каникулда Казанда гаилә белән кая барырга?

Без сезгә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез. Әлеге тамашаларга керү өчен өч кешелек гаиләдән 1 мең сумнан азрак акча чыгачак.

 
Музыкаль чаралар
 

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында өлкәннәр өчен дә, балаларга да яңа ел тамашалары күрсәтелә. Мәсәлән, республиканың дәүләт хоры катнашындагы “Карнавальная ночь”, "Рождественские сны Оле-Лукойе" яңа ел музыкаль фантазиясе, өлкәннәр өчен ком анимациясе “Маленький принц”.

Бәясе: 300 сумнан  

«Шүрәле турында яңа әкият» яңа ел тамашасы

Тылсым, дуслык һәм мәхәббәт турында әкияти тамаша: опера һәм балет, драма  театры артистлары катнашында әкият-балет.

Кайчан: 24 декабрьдән – 9 гыйнварга кадәр 11.00 һәм 14.00

Кайда: “Манеж” күргәзмәләр залы, Казан Кремле

Бәясе: балалар билеты – 350 сум, зурлар өчен 150 сум.     

 
Фестивальләр

Global Foto Zone

Бик күп санлы фотозоналары булган Санкт-Петербургтан килгән гаилә фестивалендә бөтен кеше дә җанына ни тели, шуны табачак. Үзенчәлекле декорацияләр, заманча технологияләр һәм уйлап табулар. Шулай ук программада спектакльләр, кинокастинг, батут һәм кәгазь шоуы, ярминкә, бүләкләр, Кыш бабай һәм Кар кызы, мастер-класслар: мультфильм анимацияләре, җырлый торган касәләр, фотосурәткә төшерү, декоратор сәнгате, шәүлә театры, курчаклар ясау һәм башкалар.

Кайчан: 5-6 гыйнварда 11.00-19.00

Кайда: “Республика” сәүдә үзәге (Петербургская, 9)

Бәясе: ике олы кеше һәм ике бала – 1000 сум.   

Hi, Future

Фестивальдә уннан артык интерактив зонада 40ка якын алдынгы экспонатлар тәкъдим ителә: виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, 3D Print зонасы, тест-драйвлар, электромобиль, "Умный дом" системасы, роботлар зонасы, суда йөгерү, интерактив зоналар, Кыш бабай белән фотозона һәм башкалар.

Кайчан: 30 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр сәгать 10.00 – 22.00

Кайда: “Южный” сәүдә үзәге

Бәясе: 390 сумнан башлана, ә дүрт яшькә кадәрге балаларга керү бушлай

 “Яңа ел һәм хайваннар циркы”

Мәскәү циркы гастрольләре яңа ел программасын тәкъдим итә: Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә күңелле клоуннар, маймыллар, этләр, сыерлар, кәҗәләр һәм сарыклар чыгыш ясаячак.

Кайчан: 8 гыйнварга кадәр.

Кайда: Казан циркы

Бәясе: 300 сумнан. 5 яше тулмаган балаларга керү бушлай.
 
Саф һавада
 

Күзәтү тәгәрмәче

Кышкы Казанны 65 метр биеклектән күзәтәсегез килсә, ялларда күзәтү тәгәрмәченә килегез. Тәгәрмәч 18 минут эчендә әйләнеп чыга, ә эчендә җылытылган 36 кабина эшли.

Кайчан: һәр көн 10.00-00.00 сәгатьтә

Бәясе: 5-12 яшьлек балалар – 200 сум, зурлар – 300 сум

“Верхом” ат клубы

Монда ат өстендә йөрергә, инструктор белән шөгыльләнергә, урман һавасын суларга, чанада шуарга мөмкин. 3 яшьтән өлкәнрәк булган балалар да ат өстендә йөрергә һәм фотога төшәргә мөмкиннәр.

Кайчан: көн саен 9.00- 15.00

Кайда: “Динамо” спорт базасы, Тынычлык бистәсе

Бәясе: 200 сумнан  
 

Мастер-класслар
 

“Яңа ел фәне”

Кызыклы һәм фәнни тәҗрибәләр белән кызыксынучылар лабораторияга бара ала. Бәйрәм мастер-классларында бик кызыклы программа әзерләнгән.

Кайчан: 21 декабрьдән 18.00дә

Кайда: “Лабораториум” паркы, “Сити-Центр” сәүдә үзәге, 3 нче кат

Бәясе: балаларга – 250 сум, өлкәннәргә – 100 сум

“Тылсым фабрикасы”

Зурларны һәм балаларны мавыктыргыч мастер-класслар көтә. Аларда үзеңә һәм якыннарга бүләкләр дә ясап булачак.

Кайчан: 20 декабрьдән, вакытын алдан белешергә кирәк булачак

Кайда: "TeamLoft", Портовая 25а

Бәясе: 350 сум. Алты яшькә кадәр бушлай. Гаилә белән килүчеләргә ташламалар каралган

"Новогодний ангел" һәм "Витражная роспись"

6 гыйнварда сәгать 16.00дә - “Новогодний ангел”, ә 5 һәм 7 гыйнварда “Витражная роспись” мастер-класслары узачак. Бизәк герое – киләсе ел символы Кызыл утлы Әтәч булачак.

Кайда: «Эрмитаж-Казань» үзәге, Казан Кремле

Бәясе: 250 сум, 567-80-34 телефонына шалтыратып язылырга кирәк

тагын да күбрәк чаралар: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-30-56/2015-01-22-08-32-15/item/19187-kazanda-gail%D3%99-yallaryi-tamashalar-kvestlar-%D2%BB%D3%99m-master-klasslar.html
 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8337
    1
    107
  • 8819
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9787
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 сентябрь 2020 - 09:42
    Без имени
    Шамсия ярата белмэгэн,анламыйда яратунын ничек булганын.
    Парлы ялгызлар
  • 30 сентябрь 2020 - 15:34
    Без имени
    Аңлашылмады. Ире белән язылышмыйча яшәгәннәрмени? ЗАГСка барабыз дигән.
    Күз белән каш арасы...
  • 30 сентябрь 2020 - 16:46
    Без имени
    Ике тиле...
    Парлы ялгызлар
  • 29 сентябрь 2020 - 20:37
    Без имени
    Шундый матур язылган!Укыйсы да укыйсы гына килэ!
    Яшел кар
  • 28 сентябрь 2020 - 10:18
    Без имени
    Гел белмэсэ бик эйбэт. Бер ачуланышканда йорэк озгеч сузлэр ишетэсегез килмэсэ белдермэгез. Иргэ таянган иделгэ таянган дилэр. Таяк та бер ата. Гомер озак.
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...