Логотип
Яңалыклар

Камалда – «Зөләйха күзләрен ача»

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры быел 113 нче сезонын легендар спектакль «Зәңгәр шәл» белән ачып җибәрә. Бүген алар журналистларны җыеп, планнары белән уртаклашты. 
Камал сәхнәсендә яңа сезонда беренче премьера – Чыңгыз Айтматовның «И дольше века длится день» романы буенча язылган «Мәңгелек буран» спектакле. Аны режиссер Илгиз Зәйниев куя. Аның тагын бер премьерасы декабрь аенда көтелә. «Бию пәрие» – бәхет эзләп читкә чыгып киткән, соңыннан туган шәһәренә әйләнеп кайткан биюче-хореограф турында. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов. Режиссер әйтүенчә, хореографик комедиядә театрның барлык урта буын йолдызлары катнаша. Спектакльдә җыр урынына биюләр булачак. Күптән түгел ГИТИСны тәмамлаган яшь режиссер Айдар Җаббаров рус драматургы Александр Володинның «Пять вечеров» пьесасын сәхнәләштерә. Әлеге әсәр Качалов исемендәге рус драма театры репертуарында да бара. «Санаулы кичләр» татарча тәрҗемә ителеп кенә калмаган, татар мохитенә якынайтылган да. «Шулай да мәхәббәт, кеше тормышын яктырткан әсәрнең милләте юк», – ди Айдар Җаббаров. Сезонның соңгы премьерасын театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тәкъдим итә. «Мансур Гыйләҗев «Исәнмесез» комик драмасын тәмамлап ята, без аны сезон ахырында тамашачылар хозурына чыгарачакбыз», – дип белдерде баш режиссер. 

Театрның кече сәхнәсе яшь драматурглар һәм режиссерлар өчен мәйдан булып эшләвен дәвам итә. «Яңа татар пьессасы»бәйгесе дебютантлары Энҗе Гыйззәтова, Сөмбел Гаффарова һәм Гүзәл Сәгыйтоваларның пьесалары сәхнәләштереләчәк. 

 Камаллылар быел тәгәрмәч өстендә дә күп йөрмәкче. Гастрольләргә барасы шәһәрләр исемлегендә – Мәскәү, Уфа, Самара, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт. Моннан кала, алар фестивальләргә чакырулы. Кытайга халыкара театр фестиваленә җыеналар. Анда «Килмешәк»не алып баралар. Үзләре ноябрьдә язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгы уңаеннан аның исемендәге фестивальне уздырачаклар. Аяз Гыйләҗев әсәрләрен сәхнәләштерелгән татар театрлары киләчәк. Анда «Өч аршин җир» белән Хакас милли театры да катнаша. Киләсе елның июнь аенда узачак «Нәүрүз» төрки халыкларының театр фестивале, Мостай Кәримнең юбилее, республиканың 100 еллыгы, М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының 100 еллыгы уңаеннан, Башкорстанга багышлана. Башкортлар Татарстанга «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен алып киләчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар